+7 (342)663-52-25
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Ялгызлык моңы

 

                   Ялгызлык моңы.

 

1.Агыйделне иңләп-буйлап

Йөзеп килә аккошлар.

Карт көнемдә ялгыз калдым,

Елаттыра язмышлар.

 

2.Ялгызлыкны авыр, диләр,

Белмим нәрсә дияргә,

Ялгыз коштай моңаерга

Язган икән тәкъдиргә.

 

3.Җиде җаннан ялгыз калдым,

Ниләр булды соң миңа,

Түз йөрәгем ялгызлыкка,

Сабырлар бирсен сиңа.

 

4.Кояшларда киеп йөрмә,

Ал күлмәгең уңмасын.

Башкайларың картайгачтын

Минем кебек булмасын.

 

5.Безнең яктан кошлар килсә,

Тота алсаң, тотып кал.

Гүргә керсәм, бер сөйләрсез,

Бу сүзләрне отып кал.

 

6.Аерылдым урманнарда,

Җир җиләкле аланда.

Бик ямансу була икән

Бер ялгызың калганда.

 

7.Утырмагыз машинага

Ерак алып китә ул.

Ышансаң да балаларга,

Сине ялгыз итә ул.

 

8.Безнең турыда су буенда

Шаулап үсә бер тирәк,

Чыгып киткән ир баланың

Кайтулары бик сирәк.

 

9.Чәчелеп үскән,чәчелеп төшкән

Түтәлләрдә бер йөзем,

Ялгыз тора алмам дисәм дә,

Гомерем уза бер үзем.

 

10.Уйлый күңелем,уйлый күңелем

Кичен дә, иртәсен дә.

Кычкырып җырлап җибәрәм

Җиде төн уртасында.

 

11.Айкаладыр, чайкаладыр

Су буенда бөдрә тал.

Мин үлгәч тә сүзләремне

Балаларым искә ал.

 

12.Җырлыймын да.елыймын да,

Күңелем бигрәк моңлы шул.

Җырламыйча төннәремне

Уздырып ла булмый шул.