89082735473
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Туйга

 

                          Туйга (1990- ел).

Яшьләр өчен әйтелде бик күп тостлар,

Чын күңелдән теләк теләде дуслар,

Әйтәсе сүзем бар кияү- киленгә,

Шуны әйтергә мин бу туйга килдем дә.

Сез икегез һәрвакыт килешерсез,

Шатлык-кайгыларны да бүлешерсез.

Сеңелем, сиңа әйтер сүзем бар әле,

Минем сүзгә син бер колак сал әле.

Олыларга олы җанлы була бел,

Кечеләрнең күңелләрен күрә бел.

Өйдәге сүз тышка чыга күрмәсен,

Олылар сез шаулашканны белмәсен.

Иелгән башны кылыч кисми яуда да,

Бу хакыйкать саклана тормышта да.

Мин ышанам син бу сүзне аңларсың,

Тормышыңа юлдаш итеп атларсың.

Менә хәзер сез дә парлы булдыгыз,

Ялгыз шаярып йөрүне куйдыгыз.

4-5 булсын кызыгыз һәм улыгыз,

Киләчәктә бик бәхетле булыгыз.

Бала тугач, әти-әни буласыз,

Мәшәкатькә муеныгыздан чумасыз.

Менә шунда искә алырсыз әтине,

Төн йокламый сезне баккан әнине.

Олылар өйдә үзе бер йозак ул,

Тормыш юлыгыз башлана, озак ул.

Шул тормышка икегез тигез керегез,

Олыларның кадерен сез белегез.

Мин кругом йөз процент килгән дип,

Бернәрсә дә сорамыйлар миннән дип,

Утырма, кияү, әле сүзләр бар сиңа,

Колак салырсың дип ышанам моңа.

Кияү кеше кайнәгә дә кадерле,

Тик белсә ул хөрмәтне һәм кадерне.

Туйлар узгач, мәшәкатьләр башлана,

Бөтен эшне килен өстенә ташлама.

Яңа өйдә гореф-гадәт яңача,

Озак күнегергә кирәк моңарга,

Бу гадәтне көйләрсез икегез,

Тормыш чанасын тарта белсәгез тигез.

Олы- олы булсын, кечесе- кече,

Менә шунда күренә татулык көче.

Һич таркалмас семьяның киңәшле эше,

Син булсаң семьяда зур ир кеше.

Муеның камыт кидең, тарта бел,

Ачуың чыкса да елмаеп бер көл.

Эчеңдә ачу саклама, егет бул!

Бу сыйфатлар бәхет китерер,син шуны бел.

Олыны олыла, кечене хөрмәтлә,

Вак-төяк ачуны семьяңа күрсәтмә.

Менә шунда бәхетле көнегез башланыр,

Әти-әниләр, туганнар күреп шатланыр.

Бәхеттә, шатлыкта гомерегез узсын,

Читтән күзәтүчеләрнең күзләре кызсын.

Болар бары да сезнең үз кулыгызда,

Алсу гөлләр чәчәк атсын юлыгызда!