Туй җыры.
1.Кояш чыксын, ай калыксын,
Җирнең йөзен яктыртсын.
Тормыш сезнең мәхәббәтне
Көннән-көнгә арттырсын.
Кушымта ай икегез, икегез,
Икегез табышкансыз,
Табышкансыз, танышкансыз,
Наконец, кавышкансыз.
2.Эшкә чыгып киткән чакта
На прощанье үбеп кал,
Эштән кайтып кергән чакта
Ачык йөзең каршы ал.
3.Матур үтсен тормышыгыз,
Гөрләп үтсен көнегез,
Картаймалы көнегезне
Бәхетләргә күмегез.
4.Бик күп сабырлыклар кирәк,
Тормыш иткән чакларда.
Мәхәббәтне, татулыкны
Сүндермичә сакларга.
Поделиться с друзьями: