Сугыш еллары.
Безнең яшьлек туры килде
Каһәр төшкән сугыш чорына,
Бездән 3-4 яшь олы малайлар да
Китеп барды сугыш кырына.
Олысы, кечесе озата барды,
Авылыбызны чыгып киткәнче,
Изге теләк теләп, җитәрлек итеп,
Сугыш кырына барып җиткәнче.
Шуннан хатлар көтә башладык,
Тирәнәйтеп йөрәк ярасын,
Ак хат алсак, бик шатландык,
Кайсы алды хатның карасын.
Без 12-13 яшьтә идек,
Оек-чабата аякларда,
Урак урдык, ашлык суктык,
Җырлап җибәрдек арган чакларда.
Ә кичләрен лампа яктысында
Солдатларга носки бәйләдек,
Тәмәке янчыгы, кулъяулык чиктек,
Йокыбыз кала бит дип белмәдек.
Тамак ач булса да, күңелләр көр,
Җиңүнең киләсен беләбез,
Ашыйсы килгәнне онытыр өчен,
Уйныйбыз, җырлыйбыз, көләбез.
Ул вакытта белмәгәндер
Бер кеше дә сәгать исәбен,
15-16 га бүлә идек
Табындагы икмәк кисәген.
Арып кайткач ял итәргә,
Авылның тау башы, болыны.
Оек- чабатадан бии идек,
Сизелмәде өс- баш юклыгы.
Чөнки ул вакытта барыбыз да
Бертөсле идек, ярым ялангач,
Тирә- юнебездә бай кеше юк,
Барыбыз бертөсле ярымач.
Сугыш авырлыгының ачысын
Олысы- кечесе татыды.
Ә фашистлар эчкә кереп,
Изге җиребезне таптады.
Фронтта солдатлар гомерен кызганмады
Илбасарлар белән көрәште.
Туган җире өчен җанын бирде,
Ятып калды изге көрәштә.
Кайтмаган солдат хөрмәтенә
Һәр авыл һәйкәл салды.
Гомер буе онытылмаслык булып,
Йөрәктә тирән яра калды.
Менә шулай һәркайсыбыз
Өлеш кертте җиңү көненә.
Бөтен көчебезне куярбыз,
Сугыш булдырмаска бүген дә.
Тыныч тормыш бездә 71 ел
Бу тормышның син дә кадрен бел,
Тырыш хезмәт белән җавап бир,
Эшлә, җырла, шаяр, уйна, көл.
41 нче елдагы яшь кызлар,
Солдаткалар булды киленнәр,
5-6 көн ир белән торып,
Аннан гомер буе тилмергән.
Ачлы-туклы балалар үстергән,
Авырлыкны тартып җилкәдә,
Шулай да сыгылып төшмәделәр,
Җиңүне көттеләр һәр иртәдә.
Бер елмаеп көлегез әле,
Киленнәре сугыш чорының,
Тургай моңнарына кушылып,
Яме артсын авылым кырының.
Поделиться с друзьями: