Мансур бәете.
Тарих мең дә тугыз йөз дә
Сиксән җиденче елда.
Мансур мескен вафат булды
Илле алты яшендә.
Бу бәетне чыгардык без
4- 5 кеше җыелып,
Күрше Мансур вафат булды
Тракторга тапалып.
Безнең авыл кибете
Кыйблаларга каршы,
Мансур тракторга утырган
Әҗәленә карышы.
Мансурның капка төбенә
Бик күп халык ташланган,
Мансур бичаракайның
Бите, күзе тапалган.
Башымдагы бүрегемне
15 сумга алгандыр.
Газиз хатыным, балаларым
Тилмерешеп калгандыр.
Юан тауның башында
Эре- эре ташлары.
Трактор астына калгач,
Суелып беткән башлары.
Быел урак урганда
Күңелем биреп урмадым,
Балаларым, бәхил булыгыз,
Сезне күреп туймадым.
Биек- биек каралты,
Аның эче караңгы,
Трактор астына калгач,
Ике күзем кан алды.
Этчирләгән аръягында
Борылып үскән бодай,
Тракторга тапалып үлдем,
Иман бирсен бер ходай.
Мансурның өй кыегында
Оясы бар, кошы юк.
Мансур бичаракайның
Исеме калды, үзе юк.
Башымдагы бүрегемне
Кулым белән салмадым.
Ясимәкәй, рәнҗи күрмә,
Бәхилләшә алмадым.
Колхозныкы атлары
Биек тауда үләндә.
Мансуркаем вафат булды
Тау буенда үзәндә.
И Ясием, Ясием,
Васыятем шул сиңа,
Һәрбер җомга көннәрдә
Хәер- дога кыл миңа.
Быел алган киемемне
Чөйләргә дә элмәдем.
Бармас идем трактор янга,
Үләсемне белмәдем.
Костюм тектергән идем
Бәйрәмнәрдә кияргә,
Миңа ходай кушкан икән
Кырга чыгып үләргә.
Мансур трактор тартадыр,
Рәис утын ярадыр,
Мансур мескеннең гәүдәсе
Трактор аста ятадыр.
Язгы ташу вакытында
Елга суы болганыр,
Ясимәкәем, бәхиллек бир,
Төрле вакыт булгандыр.
Уйнап- көлеп эшләдем мин
Иптәшләр арасында.
Тәндә җаннарым калмады
Өч минут арасында.
Поделиться с друзьями: