Гамәл кылыйк!
Изге рамазан ае килде,
Мөселманнарга сөенеч булды.
Изге эшкә якынайыйк,
Мөэмингә шатлык ае булды.
И дусларым, яманлыклар
Кылышмыйк бер-беребезгә,
Догада булыйк һәммәбез дә,
Ходай рәхмәт кылыр безгә.
И раббымыз, газиз аллаһ,
Рәхмәтеңдә булсак иде,
Барлык намазларыбызны
Вакытында кылсак иде.
Гамәл кылган кешеләр
Озак итеп яшиләр.
Гамәл кылмаганнарны
Берәм-берәм ахирәткә ташыйлар.
80-90 яшьлекләр
Озын гомерле булалар.
Чөнки алар ходайга
Ышанып гамәл кылалар.
Намаздыр- диннең терәге,
Намаз- ахирәт бүләге.
Гамәл кылганнарныкы
Утта янмастыр сөяге.
Барыбыз да сөенәбез,
Үзгәрде дип, дөньялар.
Мәңге-мәңге яңгырасын
Мәчетләрдә догалар.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка,
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп,
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк.
Ахирәткә киткәндә дә
Исемебез калсын сөйләргә.
Кешеләргә яхшылыклар кылыйк,
Яхшы кеше иде, дияргә.
Гамәл кыл, намазың укы,
Хәзер мөмкинлек туды.
Кая гына барсаң да,
Дини китаплар тулы.
Ходайның рәхмәте яусын
Мәчет төзүчеләргә.
Бөтен кирәген кайгыртып,
Башлап йөрүчеләргә.
Поделиться с друзьями: