Балам Марсель бәете.
1.Елда ике гает була,
Берсе корбан гаете.
Мин әйтәмен, сез тыңлагыз
Балам Марсель гаетен.
2.Тарих мең дә тугыз йөз дә
Туксан өченче елда
Марсель балам вафат булды
Унбишенче августта.
3.Бисмилла диеп башлыйм
Бу бәетнең башларын,
Утыз бишенче яшеңдә
Гүргә керде башларың.
4.Өйдән чыгып киткән чакта
Карадым мин каерылып,
И, Рәшидәкәй, балаларым,
Калдыгыз бит аерылып.
5.Залны буяган чагымда
Эчем сизенгән иде.
Сиңа эшләп куям, диеп,
Рәшкәй, сиздергән идем.
6.Сулауны сәгатьле, диләр.
Миңа бик аз язганнар.
Озын гомерле булсыннар
Миннән калган туганнар.
7.Миннән калган киемнәрне
Тузан кундырмый кисеннәр,
Сезгә мин мирас калдырдым,
Миңа ошатып сөйсеннәр.
8.Аякларым тартмаган иде
Төрешләргә барырга.
Туганнарым, булмадыгыз,
Газиз җаным алганда.
9.Мөмкин булса чыгар идем
Кара балчыкларны йөзеп,
Балаларым елап калды
Үзәкләремне өзеп.
10.Өфе елгасы буенда
Йөридер лә кәрванчы.
Мин егылып үлгәндә,
Булмады ла ярдәмче.
11.Өйдән чыгып киткән чакта
Капкаларны япмадым.
35 ел гомер итеп,
Бер көн рәхәт тапмадым.
12.Чияле тау башларында
Борылып үскән бодай.
Матай белән егылып үлдем,
Иман бирсен бер ходай.
13.Юлларым уң булыр, дидем,
Сәфәр ае үтмәгәч,
Ярый балам исән калды,
Әҗәлләре җитмәгәч.
14.Өстемдәге киемнәрне
Кулым белән салмадым.
И әнкәем, рәнҗи күрмә,
Бәхилләшә алмадым.
15.Әни җаным, елама син,
Өзгәләнмә ул кадәр,
Мин үлсәм дә, абый-энем бар,
Көчләрең бетсә әгәр.
16.Картлык көнеңдә терәгең
Булырга тиеш идем.
Белми киттем, күрми киттем
Әниләрнең кадерен.
17.И әнкәем, әнкәем,
Васыятем шул сиңа:
Хәрбер җомга кичләрдә
Хәер-дога кыл миңа.
18.Костюм алдырган идем
Бәйрәмнәрдә кияргә,
Миңа ходай кушкан икән
Төрешкә барып үләргә.
19.Белеки Төреш болынында
Борылып киткән юлы бар,
НИчә кеше шунда үлде,
Тота торган кулы бар.
20.Өскә кигән күлмәгемнең
Буйлы-буйлы бизәге,
Чәй эчкәндә мин булмагач,
Өзелер, Рәшкәй, үзәгең.
21.Язгы ташу вакытында
Елга суы болганыр.
Рәшидәкәй, бәхиллек бир,
Төрле вакыт булгандыр.
22.И Ренасым, Радмиркәем,
Артык кайгырышмагыз,
Сез әтисез калсагыз да
Кайгыга бирешмәгез.
23.Тектергән яңа күлмәгем
Өсләремә тар булды.
Балаларым, еламагыз,
Минем гомер аз булды.
24.Әни җаным, төш күрдем мин,
Сине күрдем минанда.
Ишек алда чебиләрне
Саный идең син таңда.
25.Күпме генә санасаң да,
Бер чебиең тулмады.
Ул көнне мин үлеп кайттым,
Малаеңнан уңмадың.
26.Марсель үлде дип хәбәр итәрләр,
Туганнар елап килеп җитәрләр,
Дус-ишләр килеп үлчәү алырлар,
Кабрем казарга җыелып барырлар.
27.Китәм, туганнар, бәхил булыгыз,
Соңгы сәфәргә дога кылыгыз.
Җеназа тартмасын килерләр алып,
Алып китәрләр шуңарга салып.
28.Кайгы көнемдә җыелып,
Иптәшләрем килсеннәр,
Ап-ак кәфеннәргә урап,
Чәчәкләр белән күмсеннәр.
Поделиться с друзьями: