Балаларыма васыятем.
1.Бәхет башы намус,балам,
Намусыңнан аермасын.
Талпынып очар чагыңда
Канатларың каерылмасын.
2.Жәлләмә hич хезмәтеңне,
Эшләгәннән кеше үлми.
Рәхмәт алып яшәмәсә,
Кеше үзе рәхәт күрми.
3.Булсын һәрчак кешеләргә
Саф күңелең, ачык йөзең.
Җанга уктай кадамасын
Берәр әйткән туры сүзең.
4.Кеше кешедән һич ким түгел,
Шуны балам, онытмаң,
Йөрәгегездә беркемгә дә
Гомер буе ачу тотмаң.
5Туган җирләр берәү була,
Өр- яңадан туып булмый.
Яшәү бүләк итәм сезгә
Һәрчак бергә торып булмый.
Ана сүзе изге була.
Шуңа күрә мин әйткәнне-
Исегездә тотыгыз!
ла
Поделиться с друзьями: