89082735473
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Авылдашларыма

 

                                                      Авылдашларыма.

Игенче, терлекче, сезгә төбәлгән

Илебезнең бик күп күзләре,

Шуңа күрә авылдашларымның

Эштән аерылмый сүзләре.

Таң атканчы торып эшкә барган

Терлекчегә бик зур рәхмәтем,

Сез тапшырган ит, сөт, майның

Бөтен халык күрә рәхәтен.

Иртә таңда сыерлар мөгри,

Кушылышып иртәнге кошларга.

Хәерле юл, эшегез уң булсын дип,

Теләк теләп калам кызларга.

Җем- җем чык өстенә басып,

Көтүчеләр чыга болынга.

Сайрар кошлар аңа юлдаш була

Кичкә кадәр илһам алырга.

Бер сызгырып малларын җыя,

Шулай ул көне буе юлда.

Тырышыгыз, уңган терлекчеләр,

Ил табынын баету сезнең кулда.

Һәр сыерның сөтен арттыруда

Белгечләр эше дә мактаулы.

Барыгыз бердәй булып, көч куегыз,

Терлекләр яратмый ялкауны.

Басуларга чыксам, тургай моңы

Алып китә ерак яшьлеккә,

Авыр эшне җиңеләйтергә

Ярдәм итә, дуслар, яшьлек тә.

Таң атканда сайрар кошлар белән

Бергә тора авылым халкы.

Дәүләт карарларын үтим,

Дип әйтергә бүген ул хаклы.

Гомер буе кырда эшләгәнгә

Сөялләнгән игенче кулы.

Шуңа күрә күп мактауга лаек

Һәр игенченең тормыш юлы.

Игеннәрне кырдан җыеп алды,

Кырыс булса да табигать холкы,

Ил алдында бурычын үтәде

Эш сөюче авылым халкы.