+7 (342)663-52-25
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Автобиография

 

                                          Автобиография.

          Мин, Шакирова- Галимова Мәдинә 1928- елның 16-январенда Шуртан авылында колхозчы семьясында туганмын. Без 10 бала булганбыз, 4се кечкенә чакта үлгәннәр, олы абый 14 яшьтә үлде. Әти безнең бик тырыш кеше була, каралты-кураны зур итеп ясаган. Шуңа күрә колхоз фермасы безнең абзарда оешты. Кара-каршы ике кечкенә өй иде, берсен ферманың сөт аерта торган өе иттеләр. Мин үзебез белән рәттән генә бер иске өйгә 1нче класска кердем. 4 класс бетергәнче, мәктәп төзеделәр, 5нче класска шунда кердем, 1942нче елда 7 класс тәмамладым. Авыл советына җыештыручы булып эшкә кердем. Озак эшли алмадым, иренемне ат тибеп ярып, больницада ятып чыктым. Аннан фермага эшкә киттем, кышларын сарык карадым, сыер саудым, ә җәйләрен 3 җәй сыер көттем. Көннәр эссе була иде, шуңа күрә төнлә көтә идек. Сугыш беткәнче 3 ел фермада эшләдем. Сугыш бетеп әти дә, абый да кайткач, укуны дәвам итәргә Енопайга 8нче класска киттем. 8 не тәмамлагач, Казанга педучилищега барып кердем, анда тулай торак булмагач, Арчага күчтем. Ач утырган көннәр күп булды, шулай да бирешмәскә тырыштым. 1950нче елда тәмамладым. Авылга кайтып, татартелен укыта башладым. 1951нче елның җәендә татар теле буенча белемне күтәрү курсына укырга киттем. 1950нче елда сугышта 6 ел йөреп кайткан егеткә тормышка чыктым. 1952нче елда Алабуга пединститутына читтән торып укырга кердем. 52нче елда беренче улым дөньяга килде, ел саен аны әнигә калдырып, укуны дәвам иттем һәм 1956нчы елда тәмамладым. Пенсиягә чыкканчы шушы үзебезнең мәктәптә эшләдем, татар теле сәгатьләре аз булгач, география, сызым, физкультура укыттым 45 яшькә кадәр. 7 ел завуч булып эшләдем. 3 малай үстердем, берсе 35 яшьтә авариядә үлде. Олысы 25 ел хәрби табиб булып хезмәт итте, хәзер ялда. Аның олы малае 2 югары белем алды, Сургутта эшли. Кечесе 6 еллык медакадемия бетерде. Кече улым сварщик, шофёр, районда яши, өч зур малайлар үстерде. Зурысы колледжда укый, уртанчысы армиягә китә,кечесе 9 да укый. Хәзергекөндә убойный пункт ясыйлар. Мин аларга ярдәм итәм, алар миңа ярдәм итә итәләр килеп, хуҗалык эшләре буенча. Билгеле берүземә ялкыч, шуңа күрә кешеләр арасында булырга тырышам. Клуб эшчәннәре, укытучылар һәрвакыт ярдәм сорыйлар, кире какмыйм.