89082735473
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Яңа ел табынына

 

                      Яңа ел табынына.

 

1.Яңа елны каршылыйбыз

Сез дуслар белән бергә.

Безнең шулай бергә яшәү

Китсен гомер-гомергә.

 

2.Яңа елның табынына

Әзерләдек без тортлар,

Уникене каршыларга

Килер бит якын дуслар.

 

3.Чишмәдән судан кайтканда

Суым җиргә коелган,

Җырламыйча булмас инде,

Дуслар бергә җыелган.

 

4.Балан җыярга барганда

Очрадым куакка.

Безгә дә күңелле була,

Дуслар килгәч кунакка.

 

5.Әтәчем, чакырырга дип,

Очып менде киртәгә,

Болай күңел ачуларны

Сагынырбыз иртәгә.

 

6.Бик тиз үтә гомеребез

Яңадан килә Яңа ел.

Әй Яңа ел, Яңа ел,

Хәерлегә килсен ул!