89082735473
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Үтенечем

 

                                      Үтенечем.

 

1.Шатланыр идем атнакич үлсәм,

Җомга көннәрне гүрләргә керсәм.

Дога кылыгыз, дусларым, үлсәм.

Газап кылырлар гүрләргә керсәм.

 

2.Газиз туганнар, якын күргәннәр,

Дога кылыгыз, мөэмин-кардәшләр,

Үтенәм сездән дога кылуны,

Җәннәт эчендә бергә булуны.

 

3.Дусларым килеп юа башларлар,

Киемнәремне алып ташларлар.

Ерак җирләрдән озата килгәннәр,

Карап калсыннар якын күргәннәр.

 

4.Начар чакларым истә тотмагыз,

Күмеп кайтуга мине онытмагыз.

Балаларымны, туганнарымны

Чакырып алыгыз, күреп калсыннар.

 

5.Алып киткәндә карап калсыннар,

Яхшылык белән искә алсыннар.

Карап калсыннар, китәм күпкә бик,

Бу аерылышу мәңгелеккә бит.

 

Язгаладым-сызгаладым,

Калды минем кул эзем.

Бервакыт алып укырсыз,

Ләкин булмамын үзем.