89082735473
Пермский край, Октябрьский район, д. Верх-Шуртан

Әнкәй сагышы

          Әнкәй сагышы.

Карап йөрим кара җиргә

Керермен дип мин дә гүргә,

Җәннәтләрдә балам белән

Йөрсәк иде бергә-бергә.

 

Бу хәсрәтем бигрәк авыр,

Һичбер кемгә салмасын,

Башка кеше минем кебек

Баласыз ла калмасын.

 

Кая барыйм, кемгә сөйлим,

Бу хәлнең авырлыгын.

И ходаем, миңа да бир

Пәйгамбәр сабырлыгын.